Яңалыклар
17 ноябрь 2022, 14:43

Бизнес атналыгы якынлаша

Уфаның «Торатау” конгресс-холлында “Халыкара бизнес атналыгы -2022” форумы 14-17 декабрьдә узачак. Быел ул 15нче тапкыр үткәрелә.

Бизнес атналыгы якынлашаБизнес атналыгы якынлаша
Бизнес атналыгы якынлаша

Уфаның «Торатау” конгресс-холлында “Халыкара бизнес атналыгы -2022” форумы 14-17 декабрьдә узачак. Быел ул 15нче тапкыр үткәрелә.

Республика һәм федераль хакимият вәкилләре, экспертлар һәм эшкуарлар санкция шартларында бизнесның актуаль проблемалары турында фикер алышачак. Форум гибрид-онлайн һәм оффлайн – форматта узачак.
- Халыкара бизнес атналыгы кысаларында планлаштырылган чаралар Башкортстанның  һәм илнең икътисады үсеше өчен өстәмә этәргеч бирер. Шулай ук күп кенә сорауларга җавап табарга мөмкинлек бирер дип ышанам. Гадәттәгечә, форумда чит ил вәкилләре катнашачак. Узган ел республикага Казахстан Премьер-министры килгән иде. Быел без чараның төп партнеры буларак Беларусь Республикасын интеграцияләү буенча эш алып барабыз. Шулай ук без берничә килешү әзерлибез. Узган 2 ел эчендә форум кысаларында рекордлы суммага 25ләп ният һәм үзара ярдәм итешү турында килешүгә ул куелды. Быел йомгаклау суммасын арттырырга планлаштырабыз, - диде БР Премьер-министры Андрей Назаров.
Чараның программасы икътисадка, экспортка, инвестицияләргә, медиага, шулай ук кече һәм урта эшкуарлыкка багышланган.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас