Яңалыклар
17 ноябрь 2022, 15:00

"Безнең Акмулла"

М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетында яңа проектның презентациясе узды.

"Безнең Акмулла""Безнең Акмулла"
"Безнең Акмулла"

 

М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетында яңа проектның презентациясе узды. Анда “Безнең Акмулла" мәгърифәтчеләр мәктәбен” тәкъдим иттеләр. Проектның төп максаты — Башкортстан студентлары  арасында мәгърифәтчелек һәм гуманизм идеяләрен популярлаштыру, башкорт телендә язучы яшь шагыйрьләр һәм прозаикларга ярдәм күрсәтү. Бу эш Башкорт теле һәм әдәбияты кафедрасы укытучысы, Көнчыгыш телләре үзәге җитәкчесе Айтуган Куланчин җитәкчелегендә башкарыла, проект командасын башкорт филологиясе факультеты студентлары һәм аспирантлары төзегән.


Мәгърифәтчеләр мәктәбенә талантлы яшьләр җыела, әсәрләр иҗат итә, каләм осталарыннан тәҗрибә ала. Биредә яшь шагыйрьләр һәм язучылар өчен шигърият кичәләре һәм осталык дәресләре үтә икән.


Проект кысаларында студентлар Акмулланың тормышы һәм иҗаты белән бәйле урыннарда экскурсияләрдә булды, танылган Акмулла белгечләре, М.Акмулла премиясе лауреатларының «алтын лекцияләр»н тыңлады. Язучылар берлеге рәисе Зәки Алибаев һәм яшь шагыйрә Айгөл Габитовадан башлап язуучы шагыйрьләр һәм прозаиклар өчен осталык дәресләре үткәрде.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас