

“Йөклелекнең 22-37 атна аралыгында туган балалар җитлекмәгән булып санала.
Ел саен республикада 2500гә якын шундый бала туа. Без эшләгән йөклеләрне маршрутлаштыру буенча боерыклар барлык дәвалау, диагностика мөмкинлекләре булган һәм югары квалификацияле медицина кадрлары белән тәэмин ителгән медицина оешмаларында җитлекми туган балаларны тупларга мөмкинлек бирә. Чөнки җитлекмәгән балаларны дәвалау конкрет, югары технологияле һәм иң интенсив хәстәрлек таләп итә һәм дәвалауның икътисади чыгымнары вакытында туган балаларга чыгымнар белән чагыштырырлык түгел.
Бүген республикада җитлекми туган балалар квалификацияле медицина ярдәмен Республика клиник Перинаталь үзәгендә, Республика клиник дәваханәсендә, 3нче бала тудыру йортында һәм башка медицина оешмаларында ала.
Башкортстанда яңа туган баланың иң минималь авырлыгы 430 грамм булган. Ул бу ел башында, республика перинаталь үзәгендә туган", — дип язган БР сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин.