Яңалыклар
16 ноябрь 2022, 07:10

Тимер юллары төзү – мөһим

Бу мәсьәлә хакында Андрей Назаров үз фикерен белдерде.

Тимер юллары төзү – мөһимТимер юллары төзү – мөһим
Тимер юллары төзү – мөһим

Андрей Назаров: «Республикада юллар һәм күпер кичүләре төзелеше белән бәйле мәсьәләләрне федераль үзәк белән берлектә хәл итү мөһим, шуңа күрә Транспорт атнасы-2022 форумында тагын бер тапкыр бу турыда РФ Хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары Андрей Белоусов белән фикер алыштык һәм киләсе атнада аның җитәкчелегендә ике мәсьәлә буенча киңәшмә узачагы турында  килештек.

Беренчесе - «Сибай - Сара» тимер юл төзелеше буенча

Ул Урта һәм Төньяк Уралның көнчыгыш районнарын Казахстан, Урта Азия, Кытай, Түбән Идел һәм Кавказ районнары белән Чиләбе тимер юл узелын урап узып, турыдан-туры элемтәдә торачак. Казахстан белән чикләр арасы 250 чакрымга кимиячәк.

Бу 170 километрдан артык тимер юл булачак, бу безгә ел саен 10 миллион тоннага кадәр төсле металл йөк ташырга мөмкинлек бирәчәк.

Икенчесе - Демадан Иглинга кадәр Уфа тимер юл боҗрасын булдыру.

Тимер юлларны шәһәр читенә чыгарабыз. Бу безгә автомобиль юлларын бушатырга, шәһәрне хәвефсез итәргә мөмкинлек бирәчәк

Проектны Россия тимер юллары белән берлектә гамәлгә ашырабыз. Хәзерге вакытта Россия милли иминлек Фонды акчаларыннан проектны финанслау өчен документлар әзерләү эше алып барыла”.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас