Яңалыклар
14 ноябрь 2022, 13:23

Әзерләнә башларга вакыт

asteriya-salon.ruasteriya-salon.ru
asteriya-salon.ru

Бүген хөкүмәттә үткән оператив киңәшмәдә Яңа ел бәйрәмнәренә әзерләнә башлау кирәклеге әйтелде.

“Яңа ел алдыннан Башкортстан муниципалитетларында 1300 яңа ел шәһәрчекләрен булдыру күзаллана. Шулай ук боз таулары, чаңгы базалары һәм тюбинг трассалары барлыкка киләчәк. Бәйрәм мәйданнарында 2 меңнән артык арт-объект булачак. Яңа ел каникулларында балалар һәм өлкәннәр өчен 450 чара үткәрү күзаллана. Мобилизацияләнгән, махсус хәрби операциягә үз теләкләре белән кушылганнарның гаиләләре өчен 20дән артык хәйрия чаралары да оештырылачак”, – диде хөкүмәт премьер-министры Андрей Назаров.

Аның әйтүенчә, ятим калган һәм мөмкинлекләре чикле балаларга бәйрәм көннәрендә аеруча игътибар булырга тиеш. Шулай ук Донецк һәм Луганск халык республикаларыннан, Херсон һәм Запорожье өлкәләреннән бәләкәй кунаклар өчен дә хәстәрлек күрергә кушты премьер-министр.

 

 

 

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас