

Башгидрометүзәк мәгълүматлары буенча, бүген, 14 ноябрьдә, урыны белән карга күчүчән кар катыш яңгыр явачак. Аерым районнарда бозлавык, агачлар һәм электр чыбыкларына кар сырынтылары ябышырга мөмкин. Җил төньяктан, төньяк-көнбатыштан, аерым районнарда көчәючән. Һава температурасы -3, +2 градус тәшкил итәчәк.
Сишәмбе көнне, 15 ноябрьдә, бераз кар явуы көтелә. Юлларда бозлавык булачак. Җил төньяктан уртача тизлектә. Термометр баганалары төнлә -5, -10 градуска кадәр төшәчәк. Көндез -2, -7 градус салкын.
Чәршәмбе көнне, 16сында, шулай ук кар явачак. Җил төньяктан уртача тизлектә. Һава температурасы төнлә -8, -13 градус салкын булса, көндез термометр баганалары -5, -10 градус булачак. Шулай, дуслар, чын кышка вакыт бар әле, әмма синоптиклар шактый салкынайтуын фаразлый. Киенеп йөрегез! Чыганак: bashinform.ru . .