+21 °С
Болытлы


Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров больничныйга киткән.
Бу хакта бүген оператив киңәшмәдә республика хөкүмәте премьер-министры Андрей Назаров хәбәр итте.
“Радий Фәрит улы эш сәфәрләрендә йөргәндә өшегән, барысын да аяк өсте үткәргән, эшкә йөрүен дәвам иткән. Нәтиҗәдә аңа үпкә ялкынсынуы диагнозы куйдылар. Без аны берничә көн “больничныйда” булырга, дәваланырга күндердек. Югыйсә, күңелсез нәтиҗәләр килеп чыгарга мөмкин. Шуңа бүгенге киңәшмәне ансыз үткәрәбез”, – диде Андрей Назаров.