

Уфа хакимиятендә кышкы бозлавык чорында юлларга ком сипмәскә карар иткәннәр.
Башкала мэры Ратмир Мәүлиев фикеренчә, кышын ком куллану – икеләтә һәм хәтта өчләтә эш башкару дигән сүз. Бу хакта ул “Business FM Уфа” эфирында әйткән.
“Беренчедән, язын без шул ком тузаныннан тончыгабыз. Икенчедән – кар кара төскә керә, пычрана, бу бер дә уңайлы түгел. Өченчедән – тротуарларда, юл кырларында боз чыгынтылары барлыкка килә. Бу матур түгел, аларны кисәргә кирәк, ә ул озак вакыт таләп итә. Бу мәсьәләгә бер яклы гына карарга кирәкми. Әгәр комнан баш тартсак, аның яхшы яклары күбрәк булачак”, – дип аңлаткан Ратмир Мәүлиев.
Әлбәттә, кышын ком аяк киемнәренә эләгеп, өйгә пычрак кайта. Ләкин бозлавык – хәвефле нәрсә. Шуңа монда тәү чиратта сәламәтлек турында уйларга кирәк, минемчә. Башкала хакимиятендә дә шулай дип уйлыйлардыр һәм бозлавык белән көрәшүнең башка юлларын кулланырга җыеналардыр дип ышанып калабыз.