

Юл хәрәкәте хәвефсезлеге дәүләт инспекциясенең Районара теркәү-имтихан бүлегенең элекке җитәкчесе Илдус Шәйбаковның автомобильләрен стауга куйганнар. Машиналар 30 процент ташлама белән сатыла.
Дәүләт милке белән идарә буенча агентлык сайтында хәбәр ителүенчә, “РТС-Тендер” мәйданында 2014 елгы Toyota Land Cruiser 150 (Prado) – 2 220 500 сумга һәм 2018 елгы Skoda Kodiaq Style Plus 1.4 TSI 1 615 600 сумга сатуга куелган. Аңа кадәр машиналарны 3,1 миллион һәм 2,2 миллион сумга сатуга куйганнар иде. Ләкин мондый хакка алучы табылмаган. Шуңа бәяләрне 30 процентка киметкәннәр.
Белдермәдә язылуынча, автомобильләр нинди булган, шундый хәлдә сатыла, аларны кирегә кайтарып булмаячак. Күзгә күренмәгән кимчелекләр була калса, алар өчен сатучы җавап тотмый.
Исегезгә төшерәбез: 2021 елда Илдус Шәйбәковның 44 миллион сумлык милке барлыгы ачыклангач, аңа “алтын гаишник” дигән исем тагылды. Соңыннан аны Эчке эшләр министрлыгы органнарында эшләүдән алдылар, җинаятьчел берләшмә оештыруда һәм ришвәт алуда гаепләп, җинаять эше ачтылар. Экс-полицейский чыгып качты һәм бер елдан артык розыскта булды.
Аның милке, суд карары буенча, дәүләт файдасына алынды.