Яңалыклар
13 ноябрь 2022, 06:08

Күбияз батыры!

Якташыбыз - горурлыгыбыз!

Күбияз батыры!Күбияз батыры!
Күбияз батыры!

Якташыбыз - горурлыгыбыз!

Аскын районынының Күбияз авылында туып-үскән Рәсүл Кашапов атлы егетебезнең махсус хәрби операция барышында күрсәткән батырлыгы турында ишеттегез инде. Бу батырлыгы өчен Рәсүл Әнәс улы иң югары дәүләт бүләге -  Русия Герое исеменә лаек булды. Бу хакта Башкортстан Башлыгы Хакимияте хәбәр итә.

Хәрби алышларың алдынгы чигендә өлкән лейтенант Кашапов танк взводы белән җитәкчелек итә. Украина гаскәре  алар ягына чыккач, Рәсүл Кашаповның взводы ут ачып җибәрә, дошманның арытаба хәрәкәт итү юлын кыса һәм чигенергә мәҗбүр итә. Якташыбыз Рәсүл Әнәс улы  Кашаповның кыю һәм уйланган тактикасы безнең танкчы егетләргә каршы якның һөҗүмен өзәргә һәм торак пунктнын саклап калырга мөмкинлек бирә.

Рәсүл Әнәс улы махсус операциядә 2022 елның февраленнән башлап катнаша. Ул - танк взводы командиры. Рәсүл Кашапов 2020 елда Казан югары танк училищесын тәмамлаган. Кыю ир- егетне өендә нәни улы һәм хатыны көтә.

Туган Башкортстан җирендә туып- үскән кыю йөрәкле егетебезнең батырлыгы белән горурланабыз. Бар йөрәктән аның исән- сау булып, җиңү белән кайтуын телибез!

Хәрби сафка баскан ир- егетләребез, кыю булыгыз! Акыл һәм осталык белән куелган бурычны үтәп, якыннарыгыз янына исән-сау кайтуыгызны телибез.

Күбияз батыры!
Күбияз батыры!
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас