Яңалыклар
11 ноябрь 2022, 08:08

Уфа яшь геройларны каршылый

Бүген Уфа аэропортында "Бәләкәй кешенең олы кыюлыгы" номинациясенең яшь геройларын каршы алдылар.

Уфа яшь геройларны каршылыйУфа яшь геройларны каршылый
Уфа яшь геройларны каршылый

Дагыстаннан Иса Идрисов, Сайхан Задаев, Асхаб Адаев һәм Тайби Сайдарбаев елгага егылып төшкән ике кызны коткарганнар.
11 ноябрьдә, ягъни бүген кичен, Башкорт дәүләт опера һәм балет театрында "Безнең заман герое" Бөтенрусия телевизион иҗтимагый премиясе бүләкләре тапшырылачак. Әлеге премия ихлас күңелдән изге эшләр башкарган, батырлык күрсәткән, кыен хәлләрне җиңә алган, спорт рекордлары күрсәткән һәм ачышлар ясаганнарга бирелә. Быел яшь геройлар "Кыю йөрәк", "Көчле рухлы", "Елның социаль акциясе", "Изге эшләр башкаручы", "Безнең заман герое" номинацияләрендә бүләкләнәчәк.
"Вся Уфа" телеканалы хезмәткәрләре бу җәһәттән бихисап дулкынландыргыч тарихлар җыйган. Тантанага Красноярск краеннан, Удмуртиядән, Чиләбе өлкәсеннән, Башкортстаннан номинантлар килә. Шулай ук Белоруссия һәм Казахстаннан да бүләкләнүчеләр булачак. Тантанага кунак итеп чакырылган Русия геройлары җиңүчеләргә бүләкләр тапшырачак.

 

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас