

Башкортстанда Салават Юлаев исемендәге батальон ирекмәннәрен озата башладылар. Алар махсус хәрби операциядә катнашачак.
Кичә Кыйгы районында да отрядка кушылучыларны озатканнар. Бу хакта район башлыгы Зөһрә Гордиенко үзенең ВКонтакте сәхифәсендә язма урнаштырган.
“Төн. Район мәдәният йорты. Автобус. “Прощание славянки” җыры агыла. Бер ел элек күз алдына да китерүе авыр булган чынбарлык. Салават Юлаев исемендәге отряд ирекмәннәрен озатабыз. Сәламәтлек, рух көче һәм саклаучы фәрештәләр, җиңү, исән-сау әйләнеп кайтуларын телибез.
Ни өчен озату өчен район мәдәният йорты алды сайланды? Чөнки аның җитәкчесе – ирекмәннәр арасында”, – дип язган район җитәкчесе.
Исегезгә төшерәбез: Салават Юлаев исемендәге батальонны төзү турында 1 октябрьдә игълан ителде. Аңа кызу нокталарда булганнарны һәм хәрби хәрәкәтләрдә катнашканнарны тәү чиратта җыялар.
Бу отряд ир-егетләренә, сәламәт булып, исән-сау әйләнеп кайтуларын телибез.



