Яңалыклар
11 ноябрь 2022, 13:46

Ишембайда "Әби-вышка" комплексы ачылды

Башкортстан Башлыгы ишембайлыларны истәлекле вакыйга белән котлады.

Ишембайда "Әби-вышка" комплексы ачылдыИшембайда "Әби-вышка" комплексы ачылды
Ишембайда "Әби-вышка" комплексы ачылды

11 ноябрьдә Башкортстан Республикасы җитәкчесе Радий Хәбиров "Әби-вышка" яңартылган мемориаль комплексын ачу тантанасында катнашты. Шәһәрнең визит карточкасы булган әлеге комплекс 1932 нче елда беренче башкорт нефтен табуга багышланган.
Башкортстан Башлыгы ишембайлыларны истәлекле вакыйга белән котлады.
-Без бүген Ишембайга дулкынландыргыч хисләр белән килдек. Мемориаль комплексны ачу - моннан 90 ел элек беренче нефтьне тапкан ветеран-хезмәтчәннәргә хөрмәт билгесе. Ул чакта безнең төбәк "Икенче Баку" дип аталган. Бабаларыбыз катлаулы шартларда эшләгән. Кул хезмәте күп булган. Әмма бу фидакарь хезмәт үтә кирәкле булган. 1940 нчы елларда ишембайлылар Бөек Ватан сугышында Җиңүгә зур өлеш салган,- диде Радий Хәбиров.
"Башнефть" компаниясенең генераль директоры Андрей Лазеев 1932 елның 16 маенда нефтьнең тәүге сәнәгать агымы алынган тарихи урынга килүчеләре сәламләвенә шат булуын җиткерде. "Бүген безнең компания данлыклы традицияләрне дәвам итә, җитештерүне үстерә, инновацион продуктлар чыгара, технологияләрне яңарта. Бу исә республика нефть һәм газ комплексында алдынгы урыннарга чыгарга ярдәм итә",- диде ул чыгышында.
Радий Хәбиров, Андрей Лазеев һәм хөрмәтле кунаклар "Әби-вышка" мемориаль комплексына чәчәкләр салды.
1962-нче елда төзелгән монумент - ул 702нче санлы "карт"  нефть вышкасы скважинасы. Әлеге скважина иң беренче булып республикага"кара алтын" биргән. 1981 елга кадәр скважинадан 40 мең тоннага якын нефть суыртылган.
"Башнефть" ярдәмендә мемориаль комплексны яңарту 2022 елда тәмамланган. Проект 70 млн. сумга төшкән

 

Ишембайда "Әби-вышка" комплексы ачылды
Ишембайда "Әби-вышка" комплексы ачылды
Автор:Кадикова Резида
Читайте нас