+21 °С
Болытлы


Тормыш дәвам итә.
Бүген Башкортстан Башлыгының хәрбиләр белән бәйләнеш мәсьәләләре буенча киңәшчесе Алик Камалетдиновның улы өйләнгән.
“Минем кадерлеләрем Эдик һәм Анечка! Гаиләгезнең туган көне белән котлыйм!!! Бу көнне сезнең янда була алмаганым өчен тагын бер тапкыр гафу итегез. Ә калган сүзләрнең барасын да видеомөрәҗәгатьтә әйттем. Яратам сезне!!!” – дип язган ул үзенең Вконтакте челтәрендәге сәхифәсендә.
Алик Камалетднов видеода яшьләр өчен матур теләкләрен белдергән һәм бик мөһим, кирәкле сүзләр әйткән.