

Бүләкләү Федерация Советында үтте.
Бүләкләнүчеләр арасында республикабызның Күгәрчен районында яшәүче Арслан Шафиков та бар иде. Быел март аенда үсмер урам буйлап барганда бер ихатада мунча януын күреп кала. Күз ачып йомганчы "кызыл әтәч" йортка сикерә. Үсмер каушап калмый, тәрәзәдән өйгә кереп инвалид ир белән аның хатынын коткара.
Арслан яхшы гаиләдә тәрбияләнә, ата-анасы балаларын ярдәмчел итеп үстерәләр. Арсланның әтисе Айдар Шафиков улының бу адымын чын ир-егетләрчә дип саный. Әйткәндәй, Арсланның исеме дә җисеменә туры килеп тора бит.
Тантанада барлыгы 18 балага бүләк тапшырылган.
Башкортстанда Аделина Ронжина, Радмир Хөснетдинов, Алмаз Хисмәтуллин, Елизавета Фәхриева һәм Анна Белякова Русия Гадәттән тыш министрлыгы бүләкләрен алачак. Русия Гадәттән тыш министрлыгының Башкортстан буенча төп идарәсе начальнигы Марат Латыйпов бу балаларның үз гомерләрен куркыныч астына куеп чын батырлык кылуларын билгели.