Яңалыклар
10 ноябрь 2022, 07:57

Ратмир Мәүлиев: Әти-әнием дә, абыем да эчке эшләр органнарында эшләде

Бу фотода кемнәрне таныдыгыз?

https://vk.com/ratmir.mavlievhttps://vk.com/ratmir.mavliev
https://vk.com/ratmir.mavliev

Уфа мэры Ратмир Мәүлиев, эчке эшләр органнары хезмәткәрләре һәм ветераннарын котлап, аларның эшенә рәхмәтен белдереп, үзенең ВКонтакте сәхифәсенә язма урнаштырган.

“Бу минем өчен мөһим бәйрәм, чөнки ул минем гаиләм белән бәйле. Әти-әнием һәм абыем эчке эшләр органнарында эшләде. Әтием берничә тапкыр “кайнар нокталарда” булды, подполковник дәрәҗәсендә пенсиягә чыкты. Абыем Илдар, әнием кебек үк, капитан дәрәҗәсенә җитте. Шуңа тәүлегенә – 24 сәгать, атнасына 7 көн булган бу хезмәтнең зур һәм җаваплы, еш кына гомер өчен хәвефле эш икәнлеген ишетеп кенә белмим.

Барысына да ныклы сәламәтлек һәм иминлек телим! Хезмәтегез уңышлы һәм тыныч булсын! Якыннарыгыз сезнең белән горурлансын һәм сезнең өчен ышанычлы терәк булсын!” – дигән башкала хакимияте җитәкчесе.

Ул гаилә фотоальбомыннан бер сурәт тә урнаштырган. Бу фотодагы кешеләрне таныдыгызмы?

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас