Яңалыклар
10 ноябрь 2022, 11:43

Хезмәт базарында ни хәлләр?

Безнең республикага 1,8 миллиард сум акча бүлгәннәр.

https://vk.com/agnazarovhttps://vk.com/agnazarov
https://vk.com/agnazarov

 “Без хезмәт базарындагы киеренкелекне азайту өстендә эшлибез. Һәм монда безгә Русия хөкүмәте нык ярдәм итә”, – ди республика хөкүмәте рәисе Андрей Назаров.

Аның әйтүенчә, 2022 елда Русия Хезмәт министрлыгы Башкортстанга 1,8 миллиард сум бүлгән.

“Сәнәгать предприятиеләрендә эшләүчеләрне яңа белгечлекләргә укыту һәм вакытлыча эш урыннары булдыру аркасында без эшләрен югалту алдында торган хезмәткәрләр санын киметә алдык. Август-сентябрьдә аларның саны 6 меңгә якын кешегә кимеде: 19,5тән 14 меңгә калды”, – дип язган Андрей Назаров үзенең социаль челтәрләрдәге сәхифәләрендә.

Быел хезмәт базарындагы хәлләрне яхшырту өчен республика бюджетыннан 18,4 миллион сум бүленгән. Алдагы елда тагын 1,5 миллиард сум бүләргә ният итәләр.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас