

Миңнегали Шәйморатов исемендәге батальон сугышчылары үзләренең хыялы белән бүлеште. Бу хакта “Турист” позывнойлы хәрби “Башкорт батальоны” телеграм-каналында видео урнаштырган.
“Без һичшиксез кайтачакбыз һәм туганнар, дуслар белән Уфа урамнары буйлап, Совет мәйданында йөриячәкбез. Миңнегали Шәйморатов һәйкәлен күрәчәкбез. Аннары, Одессада да йөрергә хыялланабыз”, – ди ул.
Аның әйтүенчә, батальон солдатларының кәефе яхшы, хәрбиләрчә. Алар төрле подразделениеләрдә хезмәт иткән якташлары белән ешрак очрашырга тырыша.
“Бер-беребез белән күрешеп, соңгы яңалыклар турында фикер алышырга вакыт табабыз”, – ди видео авторы.
Яңарак солдатлар гуманитар ярдәм, өйдән посылкалар алган. “Барысы да шат. Җылы оекбашлар, җылы киемнәр җибәргәннәр. Егетләр барысына да кайнар сәлам юллый. Зур рәхмәт! Элемтәдә торабыз, бырысы да яхшы булачак”, – дип куәтли “Турист”.
Шулай була күрсен дип кенә телисе килә.