

Русия президенты Владимир Путин балалар лагеры “Артек”ка 100 ел тулуны билгеләү турындагы указга кул куйган.
“2025 елда Халыкара балалар үзәге “Артек”ка 100 ел тулу уңаеннан бәйрәмгә багышланган чараларны үткәрергә дип карар итәм”, – диелә документта.
Исегезгә төшерәбез: легендар советлар лагеры “Артек” 1925 елда балалар өчен палаткаларда яшәү шартлары булган лагерь-санаторий итеп төзелә. 2014 елда ул Халыкара балалар үзәге дип үзгәртелә.
Безнең Башкортстаннан да анда балалар ял итә. Уку һәм спорт алдынгыларына, олимпиадаларда җиңүчеләргә әлеге лагерьга юллама бирелә.
Ә сезнең яки танышларыгызның “Артек”та булганы бармы?