Яңалыклар
10 ноябрь 2022, 11:11

Армиягә китә егетләр

Бүген 80ләп егет хәрби хезмәткә юлланды. Армия мәктәбен исән-сау үтеп кайтырга язсын. 

https://vk.com/ireksagitovhttps://vk.com/ireksagitov
https://vk.com/ireksagitov

Призыв буенча армиягә чакырылган егетләрне бүген хәрби хезмәткә озаттылар.

Бу уңайдан Башкортстан хөкүмәте премьер-министры урынбасары Ирек Сәгыйтов Вконтакте челтәрендәге сәхифәсенә язма урнаштырган.

“Көзге чакырылышның беренче төркемен озаттык. 80ләп егет хәрби-һава көчләре, Росгвардия гаскәрләре, җир өсте гаскәрләрендә хәрби хезмәт үтәргә юлланды.  

Гадәткә әверелгәнчә, без булачак солдатларны дин вәкилләре, хәрби хәрәкәтләр ветераннары белән бергә озатабыз. Башкортстан егетләре армия хезмәтен һәрвакыт намуслы үти. Без алар белән горурланабыз һәм бүген чакырылган егетләр дә сынатмас дип ышанам.

Армия тормыш мәктәбе булды һәм шулай булып калачак та. Егетләрнең көчле һәм сәламәт булып кайтуларын телибез. Яхшы һәм намуслы хезмәт, егетләр!” – дип язган Ирек Сәгыйтов.

Без дә солдатлар сафына басучыларга уңышлы хезмәт итүләрен телибез.

https://vk.com/ireksagitovәр
https://vk.com/ireksagitov
https://vk.com/ireksagitovәр
Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас