Яңалыклар
9 ноябрь 2022, 06:29

Сәгыйть Агиш урамы ябыла

Кайчанга кадәр?

Уфада бүгеннән, 9 ноябрьдән, Сәгыйть Агиш урамында тарнспорт хәрәкәтен чикләячәкләр. Юлның беренче санлы йорт янындагы участогы  2023 елның гыйнварына кадәр ябылачак. Водительләрне үз маршрутларын алдан хәстәрләргә чакыралар.

Уфа хакимиятенең матбугат хезмәтендә аңлатуларынча, бу чара кар эретүче корылма төзелеше белән бәйле. Моңа кадәр шәһәрдәге Трамвай урамында урнашкан бердәнбер кар эрету пункты явым-төшем күләмен эретеп өлгерә алмаган. Шуңа күрә Уфада тагын шундый бер объект төзергә карар кабул ителгән иде. Сәгыйть Агиш урамын сайлауны властьлар андагы участокның барлык инженер челтәрләре булу, транспорт белән тиз барып җитү мөмкинлеге һәм техника килеп туктап кар бушату өчен уңайлы булу белән аңлата. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас