

Бүген Уфада көчле кар яуды. Урыны белән ул күз ачкысыз ук булып яуды. Әмма алдагы атна башына кадәр дәвам итәчәк “плюс” температура бу карга озакка ятарга ирек бирмәячәк. Синоптиклар фаразлары буенча, пәнҗешәмбе дә, җомга да явым-төшем көтелә.
Бүген кичке 8дән алып иртәгә шулай ук кичке сәгать 8гә кадәр Уфада җепшек кар белән яңгыр явачак. Төнлә юлларда урыны белән бозлавык булуы көтелә. Җил көнбатыштан, секундына 5-10 метр тизлектә, көчәйгәндә 16 метрга кадәр. Һава температурасы төнлә 0° тирәсе, көндез +1, +3°.
10 ноябрьдә төбәктә шулай ук бераз җепшек кар һәм яңгыр явуын фаразлый синоптиклар. Төнлә һәм иртән аерым районнарда бозлавык булачак. Җил көнбатыштан, секундына 5-10 метр тизлектә, көчәйгәндә 18 метрга кадәр. Һава температурасы төнлә -3, +2°, көндез 1, +4°, дип хәбәр итә Башгидромет.
Трассаларда төнлә һәм иртән урыны белән томан төшәчәк. ЮХХДИ инспекторлары водительләрне руль артында игътибарлы булырга чакыра.
Чыганак: bashinform.ru