

Шәйморатов һәм Доставалов исемендәге батальоннарның рухи остазы булган протоиерей Виктор Иванов сугышчыларны иң алҗыткан әйбер турында бәян иткән. Шул хакта ул “Вконтакте” социаль челтәрендәге сәхифәсенә язма урнаштырган.
Рухани сүзләренчә, блок-постта эшләү алдагы сызыктагы хезмәттән аерыла. Бу инженер корылмасы янында сугыш бармый, әмма анда эшләүнең хәвефе дә шуңа бәйле.
“Блок-постта хәрби хәрәкәтләр юк: анда документлар, машиналар тикшерелә. Көн буена бертөрле эш. Һәм менә шул “бер үк төрле” эш еш кына кешенең игътибарын югалттыра. Ә дошманнарның диверсия-эзләү төркеме гадәти гражданнар яки Русия армиясе хәрбиләре кыяфәтендә хәрәкәт итәргә мөмкин. Шулай ук блок-постны кулга төшерергә тырышу өчен автомобильне шартлатырга ихтималлар һәм башкалар. Шуңа игътибарлылык һәм тагын бер тапкыр игътибарлылык кирәк! Һәм менә шул игътибарлы булу, даими нерв киеренкелеге, ул-бу хәл килеп чыкса дип, нәрсәгәдер әзер тору сугышчыларны нык алҗыта. Шулай да аларның күбесе алтын урталыкны таба белә: теләсә нәрсә өчен стресска бирелмичә, игътибарны туплап эшли ала. Әйткәндәй, документларны тикшергәндә хәрбиләрне урнаштыруның үз кагыйдәләре дә бар хәттә”, – ди Виктор Иванов.
Солдатларыбыз, сәламәт булып, армый-алҗымый эшләп, исән-сау әйләнеп кайтсыннар.