

8 ноябрьдә Башкортстаннан Пензага чираттагы гуманитар ярдәм озатылачак. Аны Дүртөйле районы халкы үзләренең мобилизацияләнгән якташлары өчен әзерләгән.
Пензада хәрби әзерләк үткән дүртөйлеләр туганнары һәм якыннары җибәргән посылкалар белән бергә бензин генераторы да алачак. Аны ветераннарның “Хәрби туганлык” бөтенрусия иҗтимагый оешмасының Башкортстан бүлегенең урындагы активистлары әзерләгән. Изгар Шәнгәрәев, Зөфәр Гатауллин, Рашат Фазлыәхмәтов, Флюс Әхмәтов һәм Рәлиф Гәрәев солдатларга бензин генераторының кирәклеген үз тәҗрибәсе аша белә.
“Безнең егетләр үзләренең өлкән иптәшләреннән бензин генераторы алачак. Аның кыр лагеры эшчәнлеген тәэмин итүдәге мөһимлеген үз тәҗрибәбездә беләбез. Без – ветераннар – егетләребезгә нинди шартлар белән очрашырга туры киләчәген яхшы аңлыйбыз. Шуңа безнең посылка алар өчен файдалы булыр дип ышанабыз. Сугышчыларга кулдан килгәнчә ярдәм итәбез. Иң мөһиме – алар исән-имин йортларына кайтсыннар”, – ди “Хәрби туганлык” оешмасының Дүртөйле бүлеге җитәкчесе, хәрби хәрәкәтләр ветераны Изгар Шәнгәрәев.