Яңалыклар
7 ноябрь 2022, 06:29

Бу көннәрдә безне нинди һава торышы көтә?

Акрынлап кышка таба атлыйбыз  бугай...

Бу көннәрдә республикада явым-төшем күп булачак. Башгидромет фаразлары буенча,  кар һәм яңгыр явуы көтелә.

Бүген, 7 ноябрьдә, урыны белән бераз кар һәм яңгыр явачак, юлларның аерым өлешендә бозлавык булуы көтелә. Җил көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан. Һава температурасы төнлә -2,…-7 градус, аязытканда -12 градуска кадәр, көндез +2,…-3 градуска кадәр җылытачак.

8 ноябрьдә шулай ук урыны белән бераз кар явуы фаразлана. Җил көнбатыштан уртача тизлектә исәчәк. Төнлә термометр баганалары -1,…-6 градус күрсәтсә, көндез +1,…-4 градус җылы булачак.

9 ноябрьдә төнлә бераз кар явачак, көндез ул кар җепшеккә әвереләчәк. Аерым районнарда бозлавык, агачларга һәм электр чыбыкларына  кар ябышуы көтелә. Җил көнбатыштан уртача, көндез урыны белән көчәючән.  Төнлә һава температурасы +1,…-4 градус, көндез +3,…-2 градус булуы фаразлана. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас