

Республикада ноябрьнең өченче декадасында кар ятачак. Уртача алынган һава торышы фаразларына нигезләнеп, шундый нәтиҗәгә килгәннәр.
Бу атнада республикага җылы фронт килә. 9ыннан алып 14 ноябрьгә кадәр һава температурасы +3 градус тәшкил итәчәк. 15еннән алып салкынайтачак, әмма 20 ноябрьгә кадәр төбәктә җитди явым-төшем көтелми, һава торышы башлыча кояшлы булачак.
Ә менә айның өченче атнасында – 21еннән алып 25 ноябрьгә кадәр – синоптиклар күпләп кар явуын вәгъдә итә. Көндез -3тзн алып -7 градуска кадәр салкын булачак. Шул вакытта кар ятачак та инде, диләр метеорологлар.
Чыганак: bashinform.ru