

Бүгенге хәлләр халыкны берләштерде. Һәр кешедә бер теләк: дөньяда тизрәк тынычлык урнашсын һәм ир-егетләребез исән-сау өйләренә әйләнеп кайтсыннар. Шуңа бүген күпләр солдатларга ярдәм кулы сузарга тырыша.
Шаран районы Дүртөйле авыл биләмәсе халкы да “Без бергә” акциясенә дәррәү кушылган. Шушы көннәрдә Ярәмкә авылында яшәүчеләр мобилизацияләнгән ир-егетләргә посылка әзерләп җибәргән.
Клуб мөдире, авылның Хатын-кызлар берләшмәсе рәисе Әхмәтова Әлфирә Мәгъсүм кызы әйтүенчә, авыл халкы тиз вакыт эчендә җылы кием, җылы оекбашлар, шәхси гигиена әйберләре, дарулар һәм башка кирәк-яраклар җыеп китергән. Кемнәрдер акчалата ярдәм күрсәткән. Ул акчаларга пычкы,чүкеч, көрәк кебек инструментлар сатып алганнар. Кайсыберәүләр үзләре кадак, балта, пычкы ише кирәк-яраклар алып килгән.
“Кешеләр бу эш белән мәҗбүри түгел, ә йөрәк кушуы буенча шөгыльләнде. Халыклар бердәмлеге көне алдыннан бу акция тагын бер тапкыр безнең халыкның бердәм икәнлеген раслады. Ә халык бердәм булганда аны җиңеп булмый! Ярдәм кулы сузарга һәрвакыт әзер булучы һәркемгә һәм иганәчеләргә зур рәхмәт”, – ди Әлфирә Мәгъсүм кызы.
Посылкаларны җыярга, төрергә авыл старостасы Фаррахова Нурия Мирсәет кызы, Кәшәфетдинова Зөлфия Фаяз кызы, Яппарова Тамара Осип кызы, Садыйкова Альбина Радик кызы ярдәм иткән.
Әйткәндәй, Шаран районы “Солдатка оекбаш” Бөтенрусия акциясенә дә кушылган. Тәүгеләрдән булып солдатларга оекбашлар бәйләүчеләр арасында Дүртөйле авыл биләмәсе хатын-кызлары да бар. “Безнең оекбашлар солдатларга көч өстәсен, өй җылысын биреп торсын”, – диләр алар.