Яңалыклар
5 ноябрь 2022, 06:41

Салават Юлаев батальонындагылар күпме хезмәт хакы алачак?

Хәрби операция зонасында бу отряд Росгвардия составында эшләячәк.

Салават Юлаев исемендәге халык батальонына нигез салучы Артур Йомагуҗин үз теләкләре белән махсус хәрби операциягә кушылучыларның булачак хезмәт хакларын әйтте.

Аның сүзләренчә, сугышчыларга хәрби әзерлек үткән вакытта ким дигәндә 80 мең сум акча түләнәчәк. Ә махсус хәрби операция вакытында эш хаклары 200 мең сумнан түбән булмаячак.

“Хезмәт хакы Росгвардиянең тариф сеткасыннан чыгып билгеләнә. Моннан тыш, Башкортстан республикасыннан өстәмә түләүләр булачак”, – дигән Йомагуҗин батальонның социаль челтәрләрдәге рәсми берләшмәсендә.

Исегезгә төшерәбез: батальонга кушылырга 700дән артык кеше теләк белдергән. Бүген отряд төзелеп бетеп килә. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “туры элемтә” вакытында “махсус хәрби операция зонасында бу отряд Росгвардия гаскәре составында эшләячәк” дип белдерде.  

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас