+28 °С
Болытлы


Башкортстан батальоннары хәрбиләре махсус хәрби операция зонасында батырлык күрсәткән. Бу хакта “Башкорт батальоны” телеграм-каналы хәбәр итә.
“Шкипер” һәм “Тринадцатый” позывнойлы сугышчылар яралы иптәшләрен дошман уты астында миналы яу кырыннан алып чыга алган.
“Хәвефле булуга карамастан, егетләр, үзләренең хезмәттәшләренең гомерен саклап калу өчен миналы ике кырны миномет-артиллерия уты астында үтеп чыкты”, – дигән “Турист” позывнойлы солдат.