

Украинада махсус хәрби операциядә катнашкан Росгвардия хәрбиләре бүген өйләренә кайтты.
Аларны безнең республикада тантаналы каршы алдылар. Бу хакта үзенең социаль челтәрләренә хөкүмәт премьер-министры урынбасары Ирек Сәгыйтов язган.
Аның әйтүенчә, сугышчылар алларына куелган хәрби бурычны намус белән үтәгән. Күрсәткән батырлыклары өчен аларга дәүләт һәм ведомство бүләкләре тапшырганнар.
“Шәйморатов генерал исемендәге махсус тәгаенләгештәге данлы 29нчы отряд куелган бурычларны һәрвакыт намус белән башкара. Отряд сугышчылары катлаулы махсус операцияләрдә күп тапкырлар катнаштылар, кызу нокталарда булдылар”, – ди Ирек Сәгыйтов.
Бүген хәрби операциядә булган калган ир-егетләребезне дә исән-сау каршы алырга язсын.