

Уфада яшәүче Григорий Грыбиняк үзенең УАЗ-2206 машинасын 12нче гвардия инженер бригадасы (Алкино-2) солдатларына биргән. Бу бригада махсус хәрби операциядә беренче көннәрдән үк катнаша.
Грыбиняк әйтүенчә, бу машина аңа ышанычлы хезмәт иткән, юлсыз җирләрне үткәндә аңа тиңнәр булмаган. Әмма бүген ул “буханка” алгы сызыкта ныграк файда китерәчәк дип карар иткән. Григорий Михайлович сүзләренчә, аның бу карарын Бөек Ватан сугышы елларында Украина өчен яуда башын салган картәтисе хуплар иде.
“Халык фронтының “Барысы да җиңү өчен” проекты турында Григорий Грыбиняк үзенең дусты аша белгән. Аның иптәше Денис, безгә шалтыратып, алгы сызыкта нәрсәләр кирәклеге турында белеште, аннары берничә пар җылы итек, җылы эчке кием һәм башка әйберләр алып килде. Әлеге әйберләрне, башка гуманитар ярдәмне автомобильгә төядек. Якын көннәрдә машина махсус хәрби операция зонасына юл алачак”, – ди Халык фронтының республикадагы башкарма комитеты җитәкчесе Виталий Брыкин.
Хәрбиләр Григорий Грыбинякка һәм ярдәм кулы сузган һәркемгә рәхмәт белдергәннәр.
“Сугыш шартларында килгән һәр ярдәм мөһим. Егетләр посылкаларны көтеп алалар һәм рәхмәт сүзләрен җиткерәләр. Теләсә кайсы юлсыз урыннардан үтә алган автомобиль өчен аерым рәхмәт”, – дигән солдатлар.