

Александр Доставалов исемендәге сугышчылар хәрби машиналарга ягулык салу өчен 500 километр юл үткән. Юл уңаенда алар Миңнегали Шәйморатов исемендәге отрядтагы якташларын күреп чыга алган. Бу хакта телеграм-каналда протоиерей Виктор сөйләгән.
“Бер урында “шәйморатовчы” туганнарыбызга сугылып чыгу мөмкинлеге булды. Кердек, кочаклаштык. Гуманитар ярдәм, әлеге хәлләр турында сөйләштек. Шул арада тиз генә солдатларга медицина кирәк-яраклары, маңгайга куелучы фонариклар, гәзитләр, догалар калдырдык”, – ди ул.
Рухани шулай ук алар үткән юл үзенчәлекләре турында да язган. Колонна сәгатенә 100-120 километр белән барган. Әмма чокыр-чакырларны үткәндә сәгатенә 20 километр белән генә хәрәкәт иткән чаклары да булган. Кагыйдәләр буенча, хәрби техника100 метрга якын дистанция саклый.
“Чокыр-чакыр, блок-постлар, чокырлар һәм чокырлар... Әмма заправкага кадәр барып җитә алдык. Аннары яңадан урыныбызга кайттык. Махсус хәрби операция территориясендә бер көнебез шулай үтте”, – дигән Виктор атакай.