Яңалыклар
3 ноябрь 2022, 10:52

Безнең батальоннарга – дүрт яңа УАЗ

 “Тимер атлар” шәйморатовчыларга һәм доставаловчыларга иң авыр хәлләрдә ярдәм итәр дип ышанабыз, ди предприятие җитәкчелеге.

https://www.bashinform.ruhttps://www.bashinform.ru
https://www.bashinform.ru

Мәләвезнең азык эшкәртү сәнәгате өлкәсенә караган предприятиесе Шәйморатов һәм Доставалов исемендәге батальоннарга дүрт яңа УАЗ машинасы биргән. Бу хакта “Бердәм Русия” партиясенең төбәк бүлегеннән хәбәр итәләр.

“Буханкалар” “Башсельхозтехника” базасына китерелгән. Биредә мобилизацияләнгәннәргә ярдәм фонды склады урнашкан.  

“Хезмәт коллективының Директорлар советы башлангычы буенча, компания әлеге машиналарны сатып алырга карар итте. Бу “тимер атлар” шәйморатовчыларга һәм доставаловчыларга иң авыр хәлләрдә ярдәм итәр дип ышанабыз. Егетләргә аларны өйдә көтүләрен һәрчак исләрендә тотсыннар дип телибез”, – дигән предприятие җитәкчелеге.

Башкортстан батальоннарына шулай ук бал, ике квадрокоптер, предприятие продукциясен, Мәләвезнең 3нче санлы гимназиясе укучыларының хатларын тапшырганнар.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас