Яңалыклар
3 ноябрь 2022, 04:21

-13 градуска кадәр суыта

Җылырак киенәбез, дуслар, җылырак.

my.mail.rumy.mail.ru
my.mail.ru

Алда торган бәйрәм һәм ял көннәрендә республикада -13 градуска кадәр суытырга мөмкин, дип фаразлый синоптиклар.

Бүген, 3 ноябрьдә, бераз кар явачак. Юлларда – бозлавык. Һава температурасы -4...+1 градус булачак.

Җомга, 4 ноябрьдә, шулай ук бераз кар явачак. Җил төньяктан  исә. Термометр баганалары төнен -4...-9 градус күрсәтсә, аязытканда -13 градуска кадәр төшәчәк, көндез -4...+1 градуска күтәреләчәк.

Шимбә, 5 ноябрьдә, шулай ук кар көтелә, юлларның кайсыбер участокларында бозлавык булачак. Җил көнбатыштан. Һава температурасы төнен, -3, -8 градус булып, аязытканда шулай ук -13 градуска кадәр суытачак. Көндез -4...+1 градус тирәсендә торачак.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас