

Көз белән кыш алышынган вакытка да килеп җиттек.
Башгидромет синоптиклары әйтүенчә, бүген, 2 ноябрьдә, республика буенча җепшек кар көтелә.
Төньяк районнарда бу карның тимерчыбыкларга һәм агачларга сыруы бар. Юлларның аерым урыннарында бозлавык булачак. Җил көнчыгыштан исә. Һава температурасы +3...-2 градус тирәсе торачак.
Иртәгә, 3 ноябрьдә, төнен термометр баганалары -4...-9 градуска кадәр төшәчәк. Көндез -4...+1 градус тирәсе булачак. Шулай ук урыны белән кар, бозлавык көтелә.
Бу мизгелдә юлларда аеруча сак һәм игътибарлы йөрергә кирәк, дип кисәтә юл хәрәкәте инспекторлары.