

Батальонны туплау эшләре тәмамлану алдында.
Республикада Салават Юлаев исемендәге халык батальонын туплау тәмамланып килә.
Бу хакта отряд командиры Артур Юмагуҗин белдерде.
Ул әйтүенчә, теләк белдерүчеләр туктаусыз килә тора. Һәркем белән аерым сөйләшәләр.
“Һәр теләк белдерүчегә аерым таләпләр куела: яше 50дән узмаган, хәрби билеты, яхшы физик формада булуы шарт һәм иң мөһиме туган илне сакларга теләге булырга тиеш”, – дип язды социаль челтәрләрдә Юмагуҗин.
«Башинформ» алданрак белдергәнчә, Башкортстанда яңа халык батальоны җыелуы турында 30 сентябрьдә билгеле булды.
Стәрлетамакта, Ишембайда, Сибайда, Сермәндә, Иске Собхангулда һәм Малоязда батальон вәкиллекләре ачылды. 700дән артык кеше гариза тапшырган.
Радий Хәбиров “Туры линия”дә батальонга ярдәм итәргә карар итүен һәм СВО зонасында отрядның Росгвардия гаскәрләре составында булачагын белдерде.