Яңалыклар
2 ноябрь 2022, 07:00

Беренче документ: аны ЗАГСка барып алыргамы, әллә онлайн гына теркәргәме?

Ничек яхшы дип уйлыйсыз?

kpravda.rukpravda.ru
kpravda.ru

Хәзер бала тугач ата-аналарга, таныклык алырга дип, ЗАГСка чабасы түгел.

Бүген республикада бала туу турында таныклыкны өйдән чыкмый гына – онлайн рәсмиләштерергә мөмкин: моның өчен “Госуслуги” порталында махсус хезмәт бар. Анда ата-аналар туу турындагы медицина таныклыгы нигезендә баланы электрон формада терки ала.

Соңрак, ЗАГС бүлегенә барып, герблы таныклыкны да алырга мөмкин. Моның өчен гаризаны порталда теркәгәндә ЗАГСта кәгазь таныклык алырга теләүне раслаучы төймәгә генә басарга кирәк. Аннары инде барып аласы гына кала.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас