

Адымнары да ныклы!
Бүген Башкортстан Авыл хуҗалыгы министрлыгының Колонналы залында республика авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате эшчәннәрен һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан тәбрикләү чарасы узды.
Хезмәт урыннарында югары нәтиҗәлелек күрсәткән ир-егетләр һәм хатын-кызлар югары дәүләт бүләкләренә лаек булды.
Җыелучыларны Башкортстан Башлыгы Хакимияте җитәкчесе Максим Забелин тәбрикләп, бу тармак уңганнарының тырышлыгы нәтиҗәсендә ирешелгән уңышлар турында сөйләп, республиканың бу көнне югары җитештерүчәнлек, зур табыш белән каршы алуын билгеләп, уңганнарга рәхмәт җиткерде.
- Бүген тапшыралачак бүләкләргә сез, чыннан да, лаек. Фидакарь хезмәтегез өчен зур рәхмәт, – диде Максим Забелин.
Зур, якта залда тантана дәвам итте. Бүләкләнүчеләр тыйнак кына чыгып, җитәкче кулыннан үзләренең тырышлыгы белән лаек булган бүләкләрне дәрәҗәле итеп кабул итте, истәлеккә фотога төште.
Шул минутларда мин бер нәрсәгә игътибар иттем: җир җимертеп эшләүчеләрнең адымнары да ныклы, алар затлы келәмнәргә дә “шартлатып” баса, адымнары да ышанычлы – чын җир хуҗаларыныкыча!
Бәйрәмегез белән хөрмәтле авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате уңганнары!
Алдагы еллар да уңышлы, нәтиҗәле булсын!