Яңалыклар
2 Ноября 2022, 04:38

14 яшьлек үсмер инвалидны янгыннан коткара

Батыр егетне Федерация Советында бүләкләячәкләр.

ren.tvren.tv
ren.tv

Иртәгә, 3 ноябрьдә, Федерация Советында экстремаль шартларда батырлык күрсәткән балалар һәм үсмерләрне бүләкләү чарасы үтә.

IX бүләкләү тантанасында Башкортстанның Күгәрчен районыннан Арслан Шәфыйковка “Күрсәтелгән батырлык өчен” махсус медаль тапшырылачак.

Ул быел март аенда үзен батыр егет итеп танытты. Арслан урамнан үтеп барганда бер йорттан куе төтен чыкканын шәйләп ала.  Йөгереп килсә, өйгә терәтеп төзелгән мунчага ут капканын аңлый. Ул тиз генә янгын сүндерү хезмәтенә шалтырата. Үзе тәрәзәдән йорт эченә керә һәм аягы ампутацияләнгән инвалид белән аның хатынын урамга алып чыга.

Егет үзенең бу батырлыгы белән мактанып йөрми. Ә медальгә тәкъдим итүләрен якыннары гына белгән була.

Әйткәндәй, иртәгә илнең 50 төбәгеннән балаларны бүләкләячәкләр. Алар барысы да батыр һәм кыю гамәлләр башкарганнар. Афәрин, диясе генә кала.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас