

Туймазы шәһәрендә яшәүче Реналь Хәбиров “Зур тәнәфес” Бөтенрусия бәйгесендә җиңү яулаган һәм 200 мең сумлык бүләккә ия булган. Акчасының бер өлешенә ул махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләргә ярдәм итмәкче. Егет солдатлар өчен җылы носкилар сатып алырга карар иткән.
Ярдәмен нинди фонд аша җибәрергә дип, ул Радий Хәбиров белән “туры линия”гә сорау да әзерләгән булган. Әмма аның соравына кадәр барып җитмәгәннәр. Ә кичә хөкүмәтнең оператив киңәшмәсендә республика Башлыгының социаль коммуникацияләр буенча идарәсе җитәкчесе Елена Прочаковская шул хакта бәян итте. Аның әйтүенчә, мәктәп укучысына ярдәмне ничек җибәреп буласын аңлатканнар.
“Малайны акчаны үзенә алсын дип үгетләп тә караганнар. Ни дисәң дә, үзе эшләп алган беренче 200 меңе. Әмма, икенче яктан, бу – яшь кешенең гражданлык позициясе”, – ди Прочаковская.