

3 ноябрьдә “Җиңү рубежлары” төбәкара патриотик марафонын Башкортстан республикасы кабул итә. Әлеге марафон Бөек Ватан сугышы чорында тыл хезмәтчәннәренең фидәкарь хезмәтенә багышлана.
“Җиңү рубежы” марафоны берничә төбәк аша үтә. Башкортстан, Чувашстан һәм Ульян өлкәсен колачлый ул. Билгеле булуынча, Чувашстан җиреннән оборона рубежы үткән. Ул 1941 елның 28 октябреннән 1942 елның 21 гыйнварына кадәр төзелгән. Саклану корылмаларын төзүдә 200 мең кеше катнашкан. Бу рубежның гомум мәйданы 380 км.
Әлеге марафон кысаларында “Торатау” конгресс-холл залында “Бөек Ватан сугышы чорында халыкның хезмәт батырлыгы” дип аталган төбәкара фәнни-гамәли конференция дә узачак.