

Пенсия фондының Башкортстан буенча идарәсеннән хәбәр итүләренчә, ноябрьдә пенсияләр һәм башка социаль түләүләр графигы бераз үзгәрә. Бу 4 ноябрьнең Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан ял көне булуына бәйле.
“Почта бүлекләрендә пенсия алучылар 4 ноябрь өчен пенсияләрен һәм башка социаль түләүләрне вакытыннан алда – 2, 3 ноябрьдә алачак. Кредит оешмаларына акчалар килешүдә билгеләнгән вакытта күчәчәк”, – диләр Пенсия фондыннан.
Бүген Пенсия фондының Башкортстан буенча бүлеге 1,162 миллион пенсионерга, федераль ташламаларга ия 292 мең кешегә пенсия, шулай ук федераль социаль өстәмәләр алучы 150 мең кешегә түләүләр түли.
Ә сез пенсияне кулыгызга аласызмы? Әллә картага күчәме?