Яңалыклар
30 октябрь 2022, 05:35

Соңлаган чакырылыш

1 ноябрьдә башланачак призыв кайчан тәмамланыр?

dp.rudp.ru
dp.ru

2022 елның 1 ноябреннән хәрби хезмәткә көзге чакырылыш башлана.

Билгеле булуынча, быел аның башлану вакыты бер айга кичектерелде. Бу өлешчә мобилизациягә бәйле булды.

Шунысын әйтергә кирәк: көзге призыв соңрак башланса да, ул озайтылмый, гадәттәгечә 31 декабрьдә тәмамлана. Димәк, чакырылыш кампаниясе 3 түгел, ә 2 ай гына булачак.

Быел хәрби хезмәткә барлыгы 120 мең кешене чакырырга ниятлиләр. Бу узган ел белән чагыштырганда 7,5 меңгә азрак дигән сүз.

Оборона министры Сергей Шойгу әйтүенчә, срочниклар махсус хәрби операциягә җәлеп ителмәячәк.

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас