Яңалыклар
30 октябрь 2022, 04:55

Радий Хәбировның улы фигуралы шуу белән кызыксына

Ә әтисе көрәшче булсын дип тели...

https://vk.com/radiyhabirovhttps://vk.com/radiyhabirov
https://vk.com/radiyhabirov

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үзенең социаль челтәрләрдәге сәхифәләренә кече улының фотосын куйган.

Малай, телевизорга текәлгән дә, исе китеп фигуралы шуу тапшыруын карый.

“Мин аның көрәшче булуын теләгән идем. Әмма фигуралы шуудан аерыла алмый”, – дип язган төбәк җитәкчесе.

Әйткәндәй, туры элемтә вакытында Радий Хәбиров фотосурәтләрдә балаларының йөзләрен хәвефсезлек масатыннан чыгып күрсәтмәвен әйткән иде.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас