Яңалыклар
30 октябрь 2022, 16:18

Баш дәүләт автоинспекторы кисәтә

Башкортстанның баш дәүләт автоинспекторы Владимир Севастьянов водительләргә катлаулы һава шартларында юл хәрәкәте кагыйдәләрен катгый үтәү таләбе белән мөрәҗәгать итте.

Республикада төнлә кар катыш яңгыр, бозлавык, электр чыбыклары һәм агачларга җепшек кар ябышуы фаразлана.

Без тотрыксыз һава торышын күзәтәбез. Яңгыр, урыны белән кар катыш яңгыр ява. Көчле, юнәлешен үзгәртүчән җил белән берлектә бу явым-төшем юлларда күрүчәнлекнең начараюына китерә. Кичкә һава температурасы түбәнәя. Туңдыру сәбәпле юлларда хасил булган бозлавык водительләрдән юлларда  үтә игътибарлы булуны таләп итә. Мондый шартларда хәтта тәҗрибәле водительләр дә  хата җибәрергә мөмкин. Узган еллар тәҗрибәсеннән чыгып, мизгелләр арасындагы чорда,аеруча беренче көннәрдә, юл-транспорт аварияләре саны арта. Водительләрнең игътибарсызлыгы һәм яңа һава шартларында машина йөртергә әзер булмаулары юлларда аварияләргә китерергә мөмкин”, – дип язган Владимир Севастьянов үзенең Телеграм-каналында.

Баш дәүләт автоинспекторы шуны да кисәтә: юл-патруль хезмәте инспекторлары юлларда һәркемгә ярдәм итәргә әзер. Нинди дә булса проблемага юлыксагыз, ЮХХДИ подразделениесенә мөрәҗәгать итә аласыз, ди ул.  

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас