

Башкортстанда 2023 елда балалар бакчасы өчен түләү күләме артачак. Ата-аналар тәләвенең иң югары суммасын билгеләү турындагы указга республиканың премьер-министры Андрей Назаров кул куйган.
Мәктәпкәчә учреждениедә баланы караган өчен иң югары хак, гадәттәгечә, Уфада булачак. Башкалада балалар бакчасы өчен көненә 166 сум түләргә кирәк. Икенче урында – Уфа районы: биредә көненә 163 сум билгеләнә. Өченче баскычта Стәрлетамак тора: бу шәһәрдә балалар бакчасы өчен түләү 159 сумга төшә.
Балалары бакчага йөргән өчен иң аз хакны Шаран районы ата-аналары түли. Анда ул көненә 119 сум дип билгеләнгән.