

Русиядә киләсе эш атнасы Халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм итү аркасында бер көнгә кыскарак булачак. Бу хакта HeadHunter компаниясе юристы, хезмәт хокукы буенча белгеч Татьяна Нечаева хәбәр итә.
“Атнасына биш көн эшләүчеләр өчен ноябрьнең беренче эш атнасы җомгага (4 ноябрь) туры килгән Халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм итү аркасында кыскарак булачак. Шунлыктан 1-3 ноябрь – эш көннәре, шул ук вакытта, пәнҗешәмбе, 3 ноябрь, бәйрәм алды көне, анда эш көне бер сәгатькә кыскарак булачак”, – дип белдерде Нечаева.
Ул шулай ук эшләми торган бәйрәм көннәре булуга карамастан, хезмәткәрләрнең эш хакы кимергә тиеш түгеллеген искәртте. 4 ноябрьдә ял иткән кешеләргә – түләүне эш башыннан алучыларга һәм сәгать исәбеннән түләнүче хезмәткәрләргә эш бирүче өстәмә акча түләргә тиеш.
Хезмәткәрне ял һәм бәйрәм көннәрендә, авария һәм һәлакәтләрне бетерүгә бәйле хәлләрне исәпләмәгәндә, аның ризалыгы белән генә эшкә җәлеп итәргә мөмкин. Моның өчен хезмәткәр үз теләге белән икеләтә эш хакы яки бер көнлек эш хакы һәм өстәмә ял (отгул) алырга мөмкин.
Чыганак: ria.ru