

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров ялларда еш кына пылау пешерә. Ул, пылау әзерләвен фото яки видеога төшереп, социаль челтәрләргә дә урнаштыра. Ләкин соңгы вакытта бу шөгыленнән читләште кебек.
Аның әйтүенчә, әле кулинария белән шөгыльләнер чак түгел.
“Әле нәрсәдер пешереп, аны күрсәтәсе килми. Чөнки бүгенге җиңел булмаган чорны кичерәсе бар. Ә аннары, һичшиксез, әзерләячәкмен. Минем зур хыялым бар: ул – зур казанда пешерү һәм бу эш белән даими шөгыльләнү. Аннары, мин бер урында тормыйм. Пылау – үткән этап. Мин инде башка азык-төлекне пешерү серләренә өйрәндем: уха пешерәм, тандыр мичендә кабыргалар кыздырам. Бу эшләр көндәлек мәшәкатьләрдән арындыра”, – ди Радий Фәрит улы.
Әйткәндәй, республика җитәкчесе “пылау пешерүдә нинди дә булса серләр юк” диде.