

Башкортстанда яшәүче 60 яшьтән өлкәнрәкләр төймәле телефоннардан смартфоннарга күчә башлаган. Пенсионерлар арасында сенсорлы телефон сатып алучылар саны 61 процентка арткан.
Хәзер өлкәннәр дә интернетта утырырга ярата шул. Шуңа телефоннарның да яхшысын сайларга тырышалар. 60ның аръягына чыгучылар арасында бигрәк тә хатын-кызлар еш кына “онлайн дөнья” белән кызыксына. Алар мессенджерларда актив языша һәм зур кызыксыну белән социаль челтәрләрне өйрәнә. Бу җәһәттән ир-атлар алай артык кызыксынып бармый икән.
Интернет белән иң дус пенсионерлар шәһәрләрдә яши. Шулай ук Чишмә, Раевка һәм Кандраның өлкәннәре дә алардан калышмый.
Замана башка – заң башка. Хәзер пенсионерлар да яхшы телефоннарга күз сала шул. Пенсия акчасы гына җитсен...