Яңалыклар
28 октябрь 2022, 04:22

Кар белән яңгыр килә

Безнең якка таба юлга чыкканнар, ди. 

neizvestniy-geniy.runeizvestniy-geniy.ru
neizvestniy-geniy.ru

Башгидромет фаразы буенча, алда торган ялларда һава торышы кояшлы көннәре белән сөендерми, шикелле.

Бүген әллә ни явым-төшем булмый, диләр.

Шимбә һәм якшәмбе төнен -5, -6 градуска кадәр суытачак. Көндез термометр баганалары -1... +4 градус тирәсендә булачак.

Республиканың төньягында һәм төньяк-көнбатышында җепшек кар һәм яңгыр көтелә.

Шулай итеп, көз акрын гына кышка таба юл ала...

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас